Икътисад
26 Май 2024, 07:37

Бездә төзелеш материаллары җитештерергә телиләр

“Русия – Беларусь. Уртак үсешнең яңа нокталары” секциясе кысаларында “СГПК” компаниясенең  (Башкортстанда төзелеш материаллары җитештерүче) генераль директоры  Егор Коробкин Белоруссия предприятиесенең Башкортстан территориясендә төзелеш материалларын уртак җитештерү турында кызыксынучанлык белдерүе турында хәбәр итте.

- Гыйнвар-март мәгълүматлары буенча, Беларусь үзара товар әйләнеше буенча 5,26% өлеш белән төбәкнең контрагент илләре рейтингында 6 позициядә тора. Безне Беларусь Республикасы коллегалары белән яңа уртак производстволарны гамәлгә ашыру буенча ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Белоруссия белән мөһим проектларның берсе булып башкорт-белорус индустриаль-инвестицион кластеры тора, аңа инвестицияләр күләме 2030 елга, алдан фаразлар буенча, 100 млрд сумга якын тәшкил итәчәк. Яңа кластерга «АМКОДОР»,«МАЗ» 1AK-GROUP  җәмгыятьләре белән сатыла торган предприятиеләр керде инде. Яңа предприятие шулай ук яңа кластерның бер өлеше булырга мөмкин, – дип аңлатма бирде Маргарита Болычева.

Компанияләр шулай ук Башкортстаннан Беларуська цемент җитештерү өчен чимал китерү мәсьәләсен тикшерәләр. "СГПК" компаниясенең генераль директоры Егор Коробкин яңа проектны гамәлгә ашыру перспективаларын уңай бәяләде. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас