“Урал аръягы-2024” Инвестицияләр сабантуенда Үзбәкстан вәкилләре дә катнаша.
Башкортстанның сәнәгать министры Рөстәм Моратов билгеләвенчә, Үзбәкстан белән агач, руда эшкәртү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, технопарклар, мәдәният, туризм, медицина, спорт, сәнгать өлкәләрендә хезмәттәшлек җәелдерәчәк. Боларны тормышка ашыру өчен “юл картасы” эшләнгән, күп килешүләргә кул куелган.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, Үзбәкстаннан безгә яшелчә, җиләк-җимеш килә, бездән ит, сөт продуктлары китә. Умартачылык буенча хезмәттәшлек юллары каралган.
Үзара хезмәттәшлек 15 миллиард доллар күләмендә булачак. Үзбәкстан халкы ел саен 1 миллионга арта, демографик үсеш зур, эшче куллар җитәрлек. Туризм, санаторий-курорт өлкәсендә мөмкинлекләр бар. 1 мең студент Башкортстанда белем ала, эшче һөнәренә укыту мөмкинлекләре дә бар. Бу хакта Үзбәкстан вәкиле Дилшат Әхмәдов сөйләде.
Очрашу ахырында эш картасына кул куелды.