Бүген, 25 майда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сибайда республиканың инвестиция комитетының күчмә утырышын уздырды.
Ул “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицияләр сабантуе кысаларында үтте. Анда авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында яңа башлангычлар каралды.
Аерым проектлар белән сылтама аша таныша аласыз: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/178511.html.
Утырыш ахырында республика җитәкчесе инвесторларга актив эшләре һәм төбәк территориясендә яңа проектлар эшләтеп җибәрү теләге өчен рәхмәт белдерде. Икътисад үсешенә керткән өлеше өчен ул бер төркем эшкуарларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.