“Урал аръягы-2024” инвест-сабантуйда Башкортстанда креатив индустрияләрнең киләчәге турында фикер алыштылар.
“Төбәктә креатив индустрияләрнең киләчәге” стратегик сессиясендә берничә сәгать дәвамында эшкуарлар, дәүләт һәм шәхси компанияләр, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм мәдәният, сәнгать, туризм өлкәсендә эшләүчеләр төбәкнең креатив индустриясенә федераль һәм халыкара киртәләрне ачарга мөмкинлек бирүче үсеш нокталарын эзләделәр.
– Бүген Башкортстанның креатив индустриясен ун тармактан торган киң спектр – IT-технологияләрдән алып киноиндустриясенә кадәр тармак – тәкъдим итә. Шуны әйтү дә битә: төбәктә 34700дән артык кеше креатив индустрияләр өлкәсендә эшли, шул исәптән 17500 предприятиедә бу эш алып барыла. Фикер алышу ноктасы итеп Урал аръягы очраклы сайланмаган. Нәкъ менә Сибай, Уфа һәм Межгорье шәһәрләре Башкортстанда иң креатив муниципалитетлар дип танылды, – дип билгеләде сессия юнәлешен модератор, “Бизнесны интеллектуаль озата бару өлкәсендә экспертларның эшлекле берлешмәсе” вице-президенты Олег Дьяченко.
Сессиядә катнашучылар республикада креатив индустрия мәсьәләләренең киң спектрын тикшерделәр. Иң беренче чиратта, эшкуарларның барысына да нәкъ менә креативтан старт алу җиңелрәк һәм табышлырак.
Фикер алышучылар креатив индустрияләр үсешенә этәргеч бирә алган өч принципиаль нәрсәдә килештеләр. Бу территорияне маркетинглау һәм рекламалауга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү, һәр муниципалитетта эшчәнлек өчен уңайлы шартлар тудыру, креатив стандартлар булдыру һәм киләчәк креатив индустрия кадрларын мәктәп эскәмиясеннән әзерләү.