Икътисад
25 Май 2024, 18:48

“Безне саттылар”

Радий Хәбиров дустанә булмаган илләр турында шулай диде.

https://forum-zauralye.comhttps://forum-zauralye.com
https://forum-zauralye.com

“Урал аръягы-2024” VI Бөтенрусия инвестицияләр сабантуе кысаларында “Тынычлык. Игътибар үзәгендә – Русия” темасына пленар утырыш үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дустанә булмаган илләр турында үз фикерен белдерде.

– Хәзер аңлавыбызча, без бик күп һәм хаталы рәвештә барлык ресурсларыбызны, энергиябезне, минем уйлавымча, безгә хыянәт иткән илләр белән тыгыз икътисади мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлттек. Чөнки без гадел уен алып бардык. Һәм көнбатыш партнерларыбыз көтмәгәндә барлык икътисади, логистик чылбырларны кисә башлагач, без бик авыр хәлдә калдык. Һәм безнең алда биек дивар үсеп чыкты. Әмма без борылдык та Көнчыгышка киттек, – диде төбәк җитәкчесе.

Республика Башлыгы төрле илләр белән төрле яклы хезмәттәшлекнең мөһимлеген, Башкортстанның Төркия һәм Үзбәкстан белән уңай мөнәсәбәтләр булдыруын билгеләде. Аның әйтүенчә, уңышлы хезмәттәшлек өчен нигез булып дәүләтләрнең ихтыяры һәм ил лидерлары арасында ихтирамлы мөнәсәбәт тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас