Икътисад
25 Май 2024, 13:38

"Без әле юлның башында гына"

Шулай диләр Төркия эшкуарлары.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

25 майда Сибайда “Урал аръягы” Бөтенрусия Инвестицияләр сабантуе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Төркиянең эшлекле берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе Төркия белән Башкортстанны күптәнге дуслык мөнәсәбәтләре бәйли дип билгеләде.

–  Безнең өчен Төркия, асылда, тышкы сәүдә товар әйләнеше күләме буенча икенче дәүләт булып тора. Бу тенденция алга таба да үсәр дип өметләнәбез, – диде Радий Хәбиров. – Төркиянең кайсыбер предприятиеләре бездә эшли дә инде. “Лимак” холдингы белән без күптән түгел Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү буенча зур проектны тәмамладык. Хәзер Төркия төзүчеләренең катнашуы мөмкин булган тагын бер инфраструктура проектын эшлибез.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева әйтүенчә, эшлекле хезмәттәшлекне алга таба ныгыту өчен көзен Уфада Төркия Республикасының Почетлы консуллыгы ачылачак.

Русия-Төркия эшкуарлары ассоциациясе советы президенты Эрдем Аджай “Урал аръягы” Бөтенрусия Инвестицияләр сабантуе югары дәрәҗәдә оештырылган дип бәяләде.  

–  Без Төркия белән Башкортстан арасында товар әйләнеше тотрыклы үсә һәм яхшы күрсәткечләргә ия икәнен күрәбез. Сезнең республикада Төркиянең “Эфес”, “Русджам”, “Лимак” компанияләре уңышлы эшли. Сезнең вәкил эшкуарларыбызның үзара хезмәттәшлеген ныгыту, Башкортстан продукциясен Төркия базарына кертү буенча күп эшләр башкара, – диде Эрдем Аджай. – Ләкин без юл башында гына дип ышанам. Бу безнең бөтен потенциал түгел. Һәм без тагын күп кенә уртак проектларны тормышка ашыра алачакбыз.

Төркия бизнесы вәкилләре очрашуда авыл хуҗалыгы тармагы, торбалар, кунакханә, кафе һәм рестораннар өчен җиһазлар җитештерү өлкәсендә уртак эш белән кызыксынулары турында сөйләделәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас