“Урал аръягы-2024” Инвестицияләр сабантуеның икенче көнендә эш кайный. Миңа Үзбәкстан, Төркия, Кытай делегацияләре булган мәйданчыкларда булырга туры килде.
Барысында да инвестиция климаты хакында сүз барды. Төркия, Кытай вәкилләре соңгы вакытта икенчел санкцияләрнең йогынтысы хакында сөйләделәр, аларны йомшарту белән ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү юлларын барладылар. Бик эшлекле шартларда барды бу сөйләшүләр.
Тагын бер кат бер нәрсәгә инанасың: Башкортстанның халыкара абруе бик зур, һәм ул республиканың үсешенә һәм аның халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итәчәк. Нәкь шул максатларга хезмәт итә дә инде Урал арьягындагы Инвестиция сабантуе. Мондагы проект, теләк һәм планнарның үтәлешенә шик юк.