Эшмәкәрлек һәм туризм министры Зөһрә Мәүлетбай кызы Гордиенконың чыгышында кече һәм урта бизнесның 15,9 млрд сумлык продукция җитештергәнлеге хакында әйтте. Дәүләт ярдәме 1 млрд сумга җиткән.
Үзбәкстан, Беларусь һәм Тадҗикстан белән туризм буенча проектлар тормышка ашырыла башлаган.
Үзбәкстанда ничек?
Инвестсабантуйда чыгыш ясаган Үзбәкстан вәкиле Мухтор Шоназаров әйтүенчә, кече һәм урта бизнеска ярдәмгә 1 млрд доллар бирелгән.
Ә Беларусьта?
Беларусь вәкиле Петр Арушаньян әйтүенчә, анда икьтисадның өчтән берен кече һәм урта бизнес били икән. Башкортстан белән ьар өлкәдә дә хезмәттәшлек була ала.
Саннар ни сөйли?
Бизнесны яклау буенча Башкортстан вәкиле Ирина Абрамова әйтүенчә, эшкуарларның дәүләт белән мөнәсәбәтләренең яхшыруы хакында социологик тикшерүләр сөйли.