Башкортстан республикасының рәсми делегация вәкилләре VIII Русия- Кытай ЭКСПО күргәзмәсендә катнаша. Чара 17 майдан 21 майга кадәр Харбин шәһәрендә (Кытай) уза. Хөкүмәт әгъзалары Кытайның эшлекле даирә вәкилләрен Башкортстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән таныштырды.
Премьер-министр Андрей Назаров Кытайны Башкортстанның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр өлкәсендә төп партнеры дип атады.
Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач төбәкара хезмәттәшлек буенча Русия һәм Кытайның үзара хезмәттәшлеге турында әйтте.
– Ун елдан артык Кытай Русиянең әйдәп баручы сәүдә партнеры булып тора, - диде Дмитрий Вольвач. - Русия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда ике яклы сәүдә 23 процентка арткан һәм рекордлы күрсәткечкә - 228 миллиард долларга җиткән. Бу елның беренче ике аенда ике яклы товар әйләнеше 14 процентка арткан һәм 36 миллиард доллар тәшкил иткән.
Икътисади ведомство җитәкчесе шулай ук Кытай эшкуарларының Башкортстан һәм Кытай бизнес-берләшмәләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнашуын билгеләп үтте.Маргарита Болычева төбәк эшкуарларын Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек итүнең уңайлы шартлары белән тәэмин итү өчен, Башкортстан Хөкүмәте Кытай Халык Республикасы белән туры авиаэлемтә булдырырга ниятли.