Югары технологияләре белән киләләр.
Кытай Халык Республикасыннан Jiangxi Ocean Willy Industry компаниясе Башкортстан территориясендә фиброцемент плитәләр җитештерү заводын төзергә планлаштыра.
Башкортстанның рәсми делегациясенең Кытайга визиты кысаларында инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча эш планы турында фикер алышу өчен компания рәисе Хуанг Шихуа белән очрашу оештырылды.
Яклар Хуанг Шихуаның бу елның җәендә Башкортстан Республикасы Башлыгы белән «Инвестиция сәгате»ндә катнашу өчен Уфага булачак визиты турында килештеләр.
- Без сезнең республикада яңа проектны эшләтеп җибәрүгә бик уңай карыйбыз. Якын арада безнең килешүләрне гамәлгә ашыра башлау өчен Башкортстанга барырга ниятлибез, – диде Хуанг Шихуа.
Jiangxi Ocean Willy Industry - югары технологияле предприятие. Яңа экологик чиста, энергияне саклаучы төзелеш материалларын тикшерү, эшләү һәм җитештерүгә махсуслаша, утка һәм дымга чыдам плитәләрдән төзелеш системалары өчен мөмкинлекләр бирә. Предприятие үз продукциясен Европада, Якын Көнчыгышта, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм башка илләрдә, шулай ук Кытай шәһәрләрендә һәм провинцияләрендә уңышлы сата.
Фото: pravitelstvorb.ru