Икътисад
17 Май 2024, 17:02

"Экватор"ны үттек!

Кайсы район игенчеләре алдынгылыкны бирми?

"Экватор"ны үттек!"Экватор"ны үттек!
"Экватор"ны үттек!

Кайсы район игенчеләре алдынгылыкны бирми?

 

Башкортстанда чәчү кампаниясе  "экватор"ны үтте. 17 майга бөртеклеләр  1,36 млн гектарда чәчелгән. Бу чәчелергә тиешле бөтен мәйданнарның  56% , дип белдерделәр Башкортстан Авыл хуҗылыгы министрлыгында.

Ышанычлы адымнар белән алда килүчеләр – Стәрлетамак районы игенчеләре.

 Анда 78 мең гектарда ( 88%)  чәчү төгәлләнгән.

Кырмыскалы, Илеш,  Әлшәй, Бүздәк районнарында бөтен мәйданнарның  80%  чәчелгән.

Шикәр чөгендерен чәчү дә тәмамланды дип була. 18 шикәр чөгенлере үстерүче районнарда пландагы 50,7 мең гектарның 48 меңе ( 95% ) чәчелгән.

Чәчүгә 12 апрельдә төшсәләр дә, салкыннар, көчле җил-даыл булу сәбәпле,  игенчеләребезнең эшләре сүлпәнләнеп торды.

Фото: ufa.mk.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас