Русия президенты Владимир Путинның Кытайдагы визиты кысаларында Андрей Назаров җитәкләгән Башкортстан дәүләт делегациясе Ляонин һәм Хэйлунцзян провинцияләре җитәкчеләре белән икътисади, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек хакында сөйләшүләр алып бара. Делегация 8нче Русия-Кытай күргәзмәсендә дә катнашачак.
Шэньян шәһәрендә Башкортстанның презентациясе үтте. Анда күршеләр белән Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә елга порты, Сибай-Подольск-Новорудная тимер юлы төзү, автомобиль сәнәгате өлкәсендә Кытай автомобильләрен җыю, шулай ук Чжэнчжоу компаниясе белән 80-100 млн долларлык уртак авыл хуҗалыгы предприятиесе төзү мәсьәләләре каралды. Шулай ук мәгариф, югары белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Мәсәлән, Евразия фәнни-белем бирү үзәге һәм Вузара студентлар кампусы катнашлыгында уртак фәнни тикшеренү юллары ачыкланды.
Әлеге вакытта Кытайның Нанкин һәм Чанчжоу университеты һәм аспирантлары Уфа фән һәм технологияләр университетының Вузара студентлар кампусында фәнни-тикшеренү эшләре алып бара, диссертацияләр яза. Аларга ике югары уку йорты дипломы алу мөмкинлеге булачак. Кытайдагы икътисади партнерлар 24-26 майда Сибайда үтәчәк Бөтенрусия иинвест-сабантуена чакырылды.
Чыганак: pravitelstvorb.ru