Икътисад
14 Май 2024, 13:31

Берлекнең көче

 “Урал аръягы-2024 “ форумында Башкортстан һәм Үзәк Азия илләре хезмәттәшлеге турында сөйләшәчәкләр.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

24-26 майда Сибай шәһәрендә узачак “Урал аръягы-2024” VI Бөтенрусия инвестиция сабантуенда Үзәк Азия илләре арасында партнерлык перспективалары турында фикер алышачаклар. Форум елның мөһим халыкара эшлекле вакыйгасы булып тора. Инвестсабантуй барышында Башкортстан, Үзбәкстан һәм Казахстан арасында хөкүмәтара эшче төркемнәр утырышлары узачак, аерым сессиядә ислам инвестицияләре темасына сөйләшү оештырылачак.

2023 елда Русиянең Үзәк Азия белән товар әйләнеше 44 миллиард доллардан артып киткән. Бу хакта РФ Чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Галузин белдерде. Төбәк сәясәтен үстерү үзәге докладына ярашлы, Башкортстан халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча Русиянең төбәкләре арасындагы өч лидерның берсе дип танылган. Төбәк дөньяның 100дән артык дәүләте белән хезмәттәшлек итә.

Соңгы ике елда Башкортстанның Үзәк Азия дәүләтләре белән товар әйләнеше 15 процентка арткан, бу республиканың барлык тышкы сәүдәсенең 21 процентын тәшкил итә. БР Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, 2024 ел ахырына бу күрсәткечнең 25 процентка кадәр үсүе көтелә.

– Европа белән Азия тоташкан урында булу безгә тиз арада, шул исәптән катлаулы тышкы икътисади шартларда да юнәлеш алырга мөмкинлек бирә, – диде Радий Хәбиров. – Илнең хәзерге катлаулы үсеш чорында без яңа икътисади чынбарлыкка бик тиз ияләштек. Республиканың төп партнерлары арасында: көнчыгышта – Урта Азия илләре һәм көнбатышта – Беларусь.

“Урал аръягы-2024” форумы Башкортстан һәм Үзәк Азия илләре арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен мәйдан булачак һәм, бу, һичшиксез, төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.

Әйткәндәй, форум сайтында катнашучыларны теркәү башланды да инде. Бу хакта тулырак – сылтама аша.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас