“Урал аръягы-2024” Бөтенрусия инвестиция сабантуена бер айдан да азрак вакыт калды. Форум Сибай шәһәрендә 23-25 майда узачак. Чит ил партнерлары безгә сәфәрләрен инде планлаштыра да башлады.
– Башкортстан дөньяның 112 иле белән ныклы икътисади бәйләнешләр булдырды. Ләкин республиканың тышкы сәүдә әйләнешендәге өлеше буенча, ә бу 25 процент диярлек – безнең өчен нәкъ менә Кытай бүген төп партнер булып тора. Кытай партнерлары бездә үз бизнесларын ачу белән кызыксына. Чөнки Башкортстанда инвесторлар өчен яхшы шартлар тудырылган, – ди Премьер-министр Андрей Назаров.
Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева шйтүенчә, 2023 елда “Урал аръягы” инвест-сабантуенда Кытай Халык Республикасыннан зур делегациясе катнашты. Форумга барлыгы 9 дәүләт вәкилләре килде, алар арасынды Иран, Төркия, Һиндстан, Белоруссия һәм Казахстан бар иде.
– Кытай – Башкортстанның әйдәп баручы сәүдә партнеры. Кытай коллегалары белән берлектә без берничә проектны гамәлгә ашыру өстендә эшлибез, шуларның берсе – биш миллиард сумлык инвестицияләр күләме булган фиброцемент заводы. “Урал аръягы-2024” киләчәк уртак эшләр турында фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булыр дип ышанам, – дип билгеләде Маргарита Болычева.
Кытай Башкортстан белән күп яклы хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынуын яшерми. Быел да алар зур составта килергә уйлап тора.