Барлык яңалыклар
Икътисад
2 Май , 13:03

“Урал аръягы-2024”кә теркәү башланды

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Форумның рәсми сайтында 23-25 майда БРның Сибай шәһәрендә узачак “Урал аръягы-2024” VI Бөтенрусия инвестиция Сабантуенда катнашучыларны теркәү башланды. Быел тулы эшлекле программа көтелә: стратегик сессияләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссия мәйданчыклары, килешүләргә кул кую һәм пленар утырыш.

Урал аръягының туристлык инфраструктурасын үстерү һәм «Урал»МИЗ булдыру мәсьәләләренә багышланган 20дән артык сессия үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, инвест-Сабантуй мәйданчыгында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү, квалификацияле кадрлар әзерләү, ясалма интеллект, мәгълүмат икътисады һәм башка мәсьәләләр каралачак.

Соңгы биш елда форум Русиядән һәм 50дән артык якын һәм ерак чит илләрдән берничә мең кешене берләштерде. Ел саен инвестицион Сабантуйда федераль һәм төбәк дәүләт учреждениеләре, Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Форумда катнашыр өчен  заявканы рәсми сайтта  https://forum-zauralye.com/ сылтамасы аша  җибәреп була. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: