Барлык яңалыклар
Икътисад
2 Май , 12:48

Кышкы спорт төрләре аяк киемнәре җитештерергә тәкъдим иткәннәр

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Республиканың Үсеш Корпорациясе җитештерүне Башкортстанда урнаштыруда кызыксынучы инвесторлар өчен яңа инвестиция тәкъдиме белән чыкты.  Аның концепциясе Ишембай районында кышкы спорт төрләре өчен аяк киеме җитештерү заводын булдыруны күздә тота. Тәкъдимдәге  исәп-хисаплар буенча, проект бюджеты 352,21 млн сум тәшкил итәчәк, предприятиедә 50 яңа эш урыны булдырылачак.

– Әлеге инвестицион тәкъдимне эшләү Русиянең кышкы спорт төрләре өчен аяк киеме серияле җитештерү күләмен арттыру ихтыяҗы белән бәйле, чөнки Русия халкы тау чаңгысы спорты өчен билгеләнгән продукцияне төп кулланучылар булып тора. Предприятиене “Алга” махсус икътисади зонасы территориясендә локальләштерергә тәкъдим ителә. Җитештерүне "Алга"  зонасы  территориясендә урнаштырып, инвестор салым ташламаларыннан һәм таможня преференцияләреннән файдалана алачак, алар “Алга”  резидентларына дәүләт дәрәҗәсендә гарантияләнә,  –  диде Үсеш корпорациясе  генераль директоры Наил Габбасов. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: