Барлык яңалыклар
Икътисад
25 апрель , 12:36

Гарәп илләренә – хәләл азык-төлек

Хәләл продукциясе ислам дөньясы дәүләтләренә ничек чыгарырга?

https://glavarb.ru/
https://glavarb.ru/

Бу атнада Башкортстан делегациясе, Дубайда булып, “Мөмкинлекләр дөньясы” халыкара бизнес-форумында катнашты.

“Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә зур өметләр һәм җитди бурычлар белән килдек. Русия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, Әмирлекләр – гарәп дөньясында төп сәүдә партнеры”, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Әмирлекләр 6нчы урында тора. “Узган елда гына сәүдә күләме биш ярым тапкырга артты. Бу бик яхшы күрсәткеч. Без югары технологияләр, спорт һәм туризм өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне актив үстерәбез. Әлеге масштаблы форумда катнашу безнең төбәк өчен яңа мөмкинлекләр ачар, яңа уртак проектларга башлангыч бирер дип ышанам”, – диде Радий Хәбиров. Ул әлеге чара кысаларында Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре белән очрашты.

Мәсәлән, Әмирлекләренең климатны һәм әйләнә-тирә мохитне үзгәртү мәсьәләләре буенча министры, доктор Амна бинт Абдулла Әл Дахак Әл Шамси белән очрашуда авыл хуҗалыгының хәләл продукциясе белән сәүдә итүне арттыру һәм гарәп илләре базарларына керүне киңәйтү турында сөйләштеләр.

“Тиздән без Русиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиллеген ачарга планлаштырабыз, – диде Радий Хәбиров. – Соңгы елларда Русиянең, шул исәптән, безнең республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе ислам дөньясы дәүләтләренә чыгарыла башлады. Без киләчәк хезмәттәшлек турында сөйләшергә әзер”.

“Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Русиядәге 20дән артык фермадан ит сатып ала. Якын киләчәктә без импорт мәсьәләсен җиңеләйтү өчен сертификатцияле авыл хуҗалыгы предприятиеләре санын арттыру өстендә эшләячәкбез, – диде Амна бинт Абдулла Әл Дахак. – Без шулай ук Башкортстан икътисадының төрле тармакларына, шул исәптән авыл хуҗалыгы, технологияләр һәм фәнни тикшеренүләр өлкәсенә инвестицияләр салу мәсьәләләре буенча фикер алышырга әзер”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: