+12 °С
Ачык
Бу көннәрдә Ташкентта үткән “Иннопром Үзәк Азия” 4нче халыкара күргәзмә кысаларында Башкортстан сәүдә министры Алексей Гусев җитәкчелегендәге делегация ике республика арасында сәүдәне үстерүгә юнәлдерелгән меморандумнарга кул куйды.
Үзбәкстаннан – яшелчә-җимеш, тукымалар, Башкортстаннан нефть һәм химия товарлары киләчәк. Ике як та икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яхшы нәтиҗәләргә китерәячәгенә ышаныч белдерә.
Чыганак: pravitelstvorb.ru