Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель , 14:53

“Сөйләшүләр уңышлы үтте”

10 миллион долларлык контаркт төзелгән.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан һәм Үзбәкстан предприятиеләре 10 миллион долларлык продукция китерү турында контракт төзеде.

Башкортстан рәсми делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре кысаларында бизнес-миссиядә катнашучыларның берсе 10 миллион долларлык контракт төзеде. Атап әйткәндә, хезмәттәшлек турында килешүне “Евразия-Уфа” җәмгыяте һәм “Export import quality” шәхси предприятиесе төзеде. Үзбәкстан компаниясе яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук киптерелгән җиләк-җимешләрнең киң ассортиментын тәкъдим итә.

– “Евразия-Уфа” бүген Русиядә киптерелгән җиләк-җимешнең иң эре дистрибьюторы булганлыктан, имзаланган контракт Башкортстанның гына түгел, күрше төбәкләрнең дә эчке ихтыяҗын тәэмин итүгә юнәлдерелгән, – диде сәүдә министры Алексей Гусев.

Әйткәндәй, Үзбәкстанда БР сәүдә министрлыгы бизнес-делегациясенең беренче очрашуы җиңел сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе Alliance Textile белән булды. Бу Үзбәкстанның җиңел сәнәгать өлкәсендәге иң эре берләшмәләренең берсе. Компания үз эченә илнең 15 тукыма предприятиесен берләштерә.

– Сөйләшүләр уңышлы үтте. Компания безнең Башкортстанда тукыма җитештерү мөмкинлеген карый, – дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе.  

Ул Үзбәкстан бизнесменнарына безнең төбәктә, шул исәптән махсус икътисади зонада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләде.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: