Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель , 16:20

Гарәп дөньясына ишекләр ачыла

Радий Хәбиров Тимур Зәбиров белән очрашты.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

23 апрельдә Дубайда “Мөмкинлекләр дөньясы” халыкара бизнес-форумы мәйданчыгында республика Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тимур Зәбиров белән очрашты.

Әйтергә кирәк, Башкортстан дөньяның йөздән артык дәүләте белән хезмәттәшлек итә. Ул тыгыз мөнәсәбәтләр төзү өчен Русиянең сәүдә вәкиллекләре составында үз вәкиллекләрен ача. Алар инде Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай һәм Төркиядә эшли. Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә мондый вәкиллекләр ачу мәсьәләсе карала.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, республика гарәп илләре белән киң хезмәттәшлеккә әзер. Сүз үзара сәүдәне үстерү, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре базарларына чыгу буенча уртак проектлар турында бара.

– Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре алтынчы урында тора. Узган елда гына сәүдә күләме биш ярым тапкырга арткан. Бу бик яхшы күрсәткеч. Без югары технологияләр, спорт һәм туризм өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне актив рәвештә үстерәбез, – диде Радий Фәрит улы.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Русия илчесе хезмәттәшлекне арттырырга омтылганы өчен Башкортстан Башлыгына рәхмәт белдерде.

– Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – гарәп дөньясында әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерыбыз, – диде Тимур Зәбиров. – Без хезмәттәшлекне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрә алабыз.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: