Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель , 15:12

Безнең компанияләр Фарсы култыгы илләренә чыгарга тели

Ә аларга чыгу юллары бармы?

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

23 апрельдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә “Мөмкинлекләр дөньясы” халыкара бизнес-форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия-Әмирлек эшлекле советы рәисе, “Росгеология” җәмгыяте идарәсе рәисе – генераль директоры Сергей Горьков белән очрашты.

Алар Башкортстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре предприятиеләре арасында бизнес һәм сәнәгать өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты.

Сергей Горьков билгеләвенчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыручы зур эшлекле һәм икътисади үзәк. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең транспорт-логистика инфраструктурасы – дөньяда иң яхшыларның берсе. Биредә бизнесның төрле тармаклары өчен тиешле инфраструктурасы булган 40тан артык махсус зона булдырылган.

Шуларның берсе – 5,5 мең гектар мәйданлы Евразия сәүдә-сәнәгать үзәге. Аның максаты – сәүдә, җитештерү өчен һәм Русия компанияләре продукциясен чит илләр базарларына кертү өчен бер тәрәзә хезмәте булдыру.

Үзәк ярдәмендә Русия компанияләре Әмирлекләр территориясендә җитештерү һәм җыю мәйданчыклары, склад инфраструктурасы булдыра, Русия продукциясен чит илләр базарларына экспортлауны оештыра ала, ди  Сергей Горьков.

Аның сүзләренчә, Башкортстанның күп кенә компанияләре Фарсы култыгы илләре базарларына чыгу белән кызыксына. Шуңа алар өчен Уфада Евразия үзәге мөмкинлекләрен тәкъдим итү фикерен җиткерде.

Радий Хәбиров әлеге инициативаны хуплады һәм Русия-Әмирлек эшлекле советы командасын Башкортстанга, шул исәптән халыкара һәм федераль бизнес-форумнарында катнашырга чакырды.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: