Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель , 20:34

Бездә Wildberries компаниясе өчен логистик комплекс төземәкчеләр

Wildberries – Русиянең иң эре интернет-кибетләренең берсе икәнен күпләр беләдер, мөгаен. 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген Дубайда Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров Wildberries компаниясенең генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты. Алар Русия маркетплейсының республика белән хезмәттәшлеге перспективалары, атап әйткәндә, республика территориясендә заманча логистик комплекс төзү турында фикер алышты.

Wildberries – Русиянең иң эре интернет-кибетләренең берсе, ул куллану товарларының киң ассортиментын сату буенча махсуслашкан. Маркетплейс Русия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Әзербайҗанда эшли. Көн саен компания сатып алучыларга 12 миллионнан артык товар җибәрә. Үз складларының гомум мәйданы якынча 1,5 миллион кв.м тәшкил итә, ә заказ бирү пунктлары челтәре 38 меңнән артып китә.

Татьяна Бакальчук Башкортстан территориясендә логистик комплекс төзү белән кызыксынуын белдерде. Инвестпроектны гамәлгә ашыру кече һәм урта бизнеска сатуны җиңел башлауны һәм кирәкле инфраструктураны тәэмин итәчәк. Шул ук вакытта республиканың уңайлы географик урыны илнең күрше төбәкләрендә дә электрон сәүдә базарын үстерү өчен базаны ныгытачак.

Радий Хәбиров республикада бизнеска ярдәм итү чаралары комплексы булуын билгеләде. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен инвесторга Уфа районында җир участогын арендага бирергә планлаштыралар.

– Интернет-сәүдә елдан-ел үз өлешен арттыра бара. Һәм Башкортостанның Русиянең әйдәп баручы маркетплейсларының логистик үзәкләрен булдыру буенча уңышлы тәҗрибәсе бар. Wildberries компаниясенең безнең республикага инвестицияләр кертергә теләве куанычлы, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.

 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: