Барлык яңалыклар
Икътисад
22 апрель , 15:05

Каракалпакстан белән юл картасына кул куелды

 Башкортстан Халыкара күргәзмәдә катнаша.

Каракалпакстан белән юл картасына кул куелды
Каракалпакстан белән юл картасына кул куелды

22-24 апрельдә Үзбәкстан башкаласы Ташкентта "ИННОПРОМ.Үзәк Азия" IV халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшли. Анда 27 илдән 400дән артык компания сәнәгать өлкәсендәге инновацион яңалыклары белән таныштыра.
Халыкара күргәзмәдә Башкортстан да катнаша. Республика премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге рәсми делегация дәүләт власте органнары, министрлыклары һәм ведомстволар, шулай ук 88 предприятие һәм оешмалар вәкилләреннән тора.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Каракалпакстан Республикасының (Үзбәкстан Республикасында) министрлар советы белән хезмәттәшлекне үстерү турындагы юл картасына БР хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров һәм Каракалпакстан министрлар советы рәисе Фархәд Ирманов кул куйды.
Юл картасы сәүдә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, социаль һәм яшьләр сәясәте, мәгариф, спорт, мәдәният, туризм, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм экология өлкәләре буенча 9 юнәлешне һәм 24 чараны үз эченә ала. Атап әйткәндә, Устюр газ һәм химия комплексы белән Башкортстанның газ эшкәртү өлкәсендә нефть һәм газ корылмалары сатучылар арасында кооперация төзү күзаллана. Шулай ук бергәлектәге фермер хуҗалыкларын булдыру, Каракалпакстан җирендә яшелчә, бәрәңге һәм көнбагыш җитештерүдә Башкортстан инвесторларын җәлеп итү, мәктәп укучылары өчен уртак олимпиадалар, ике республика арасында туризмны үстерү кебек мәсьәләләрне чишү карала.
Андрей Назаров билгеләвенчә, безнең республикадан Үзбәкстанга токымлы маллар, шикәр, көнбагыш мае озатыла. Алар безгә яшелчә-җимеш сата. Үсемлекчелек, мелиорация, терлекчелек тармаклары буенча тәҗрибә алмашулар бара. Үзара файдалы сәүдә мөнәсәбәтләре дәвам итә. Үзбәкстан авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен биоөстәмәләр һәм ашламалар озатулар дәвам итә.
Андрей Назаров Каракалпакстан эшкуарларына төрле яклап ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклаган. Башкортстан территориясендә күмәртәләп сату буенча азык-төлек базарын төзү Каракалпакстан продукциясен кертү буенча тагын да бер файдалы ноктага әвереләчәк.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Каракалпакстан белән юл картасына кул куелды
Каракалпакстан белән юл картасына кул куелды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: