Барлык яңалыклар
Икътисад
16 апрель , 13:49

Европа безгә сәүдә партнеры түгел

Федераль Таможня хезмәте мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Европа безгә сәүдә партнеры түгел
Европа безгә сәүдә партнеры түгел

Русиянең төп сәүдә партнерлары арасында Көнбатыш илләре юк. Федераль Таможня хезмәте мәгълүматлары шул хакта сөйли.

         Бүген Русия Кытай, Төркия һәм Һиндстан белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Товар алмашу Кытай белән аеруча көчле бара.  Былтыр товар әйләнеше 240,1 млрд. долларлык булган.  Һиндстан белән 64, 9 млрд. доллар булса, Төркия белән 56,5 млрд. долларга җиткән.  2023 елда тагын да биш ил Русия белән ныклы хезмәттәшлек иткән. Алар арасында Белоруссия (55млрд. доллар) һәм Казахстан (26 млрд. доллар).

         Федераль Таможня хезмәте мәгълүматларына ярашлы, быел гыйнварда Азия илләре  Русиянең төп сәүдә партнерлары булган.  Товар әйләнешенең 74 проценты Азия илләре өлешенә туры килә.  Европа белән бу күрсәткеч нибары 19,3 процент тәшкил итә.  Америка һәм Африка илләре белән товар әйләнеше 4,1 һәм 2,5 процентка тәңгәл.

         Быел мартта Һиндстанның 2023 елда Русиядән нефть сатып алуын икеләтә арттыруы билгеле булган иде.  Былтыр товар әйләнеше 65 млрд. долларга җиткән.  Нәтиҗәдә, Русия Һиндстанның әйдәүче партнерлары арасында 4 урынга чыккан.

         Экспертлар белдерүенчә, быелгы ел йомгаклары буенча Русия Евросоюзның төп 10 сәүдә партнеры арасына кермәячәк.  Русия Фәннәр академиясенең  Европа тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Анна Четверикова  әйтүенчә, металлар һәм ашламаларны сатып алуга тыю 2024 елда Русия белән Евросоюз арасындагы товар әйләнешенә  йогынты ясарга мөмкин.

Фото: rtek24.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: