Барлык яңалыклар
Икътисад
15 апрель , 19:12

Радий Хәбиров Миякәдә төзелеш компаниясе белән танышты

Радий Хәбиров Миякәдә төзелеш компаниясе белән танышты
Радий Хәбиров Миякәдә төзелеш компаниясе белән танышты

Бүген, 15 апрельдә, Кыргыз-Миякә авылында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Миякә төзелеш компаниясендә - эшкуар Салават Хәлимовның җитештерү мәйданчыгында булды.

Ул металл әйберләр һәм конструкцияләр, аерым алганда, профнастил, металл сайдинг һәм металл черепица ясау белән шөгыльләнә. Йортлар, шулай ук Миякә һәм республиканың башка районнарының төрле соцобъектлары төзелешендә кирәкле материалларга ихтыяҗ зур. Бары 30 ел эшләү дәверендә предприятие 1,5 мең кв.метрдан артык шәхси торак йортлар, шулай ук берничә сәүдә комплексы төзегән.

Башкортстан башлыгы бу компаниянең үсеш юлында булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта эшкуарлыкны үстерү өчен район башлыкларының актив эшләве мөһим, диде ул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: