Барлык яңалыклар
Икътисад
11 апрель , 16:29

Завод төзү өчен җир участогы сатусыз бирелгән

Ни өчен шулай?

pravitelstvorb.ru
pravitelstvorb.ru

2029 елга Уфада базардан киткән Европа һәм Америка җитештерүчеләренең импорт аналоглары урынына үзебездә автомобиль бензиннары һәм майлау материаллары эшләү өчен присадкалар җитештерү заводын эшләтә башларга ниятлиләр.

Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы проект өчен башкаланың Орджоникидзе районында гадиләштерелгән процедура буенча җир участогы бүлеп биргән дә инде. Инициатива белән “Уфаның эксперименталь химик продуктлар заводы” чыккан. Предприятие җитештерү линиясен булдыруга 150 миллион сум үз акчаларын инвестицияләргә әзер.

– Инвестор 20 мең квадрат метрлык җитештерү бинасы, административ-көнкүреш комплексы, лабораторияләр, берничә склад төзүне планлаштыра һәм 30дан артык яңа эш урыны булдырырга җыена. Аның Башкортстанның киләчәге өчен социаль һәм икътисади әһәмиятен исәпкә алып, без ярдәм кулы суздык, һәм импортны алмаштыруга юнәлдерелгән проектлар өчен гадиләштерелгән процедура буенча гомуми мәйданы 7,5 гектар булган җир кишәрлекләре бирдек, – ди аңлата ведомство җитәкчесе Наталья Полянская.

2026 елга җитештерү линиясе эшли башлаячак, ә 2029 елга завод тулысынча төзелеп бетәчәк.

Мотор мае ике төп компоненттан тора. Әгәр  аларның берсе генә булса да таләпләргә туры килмәсә, автомобиль двигателе тиз туза. Көнбатыш компанияләре Русия базарыннан киткәнче, безнең илдә присадкаларга ихтыяҗның 90 проценты диярлек импорт белән тәэмин ителгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: