Барлык яңалыклар
Икътисад
9 апрель , 15:00

Безнең зонага бар орлык та килешми

Шикәр чөгендере орлыклары тулысынча диярлек чит илнеке кирәк.

selskievesti.ru
selskievesti.ru

Бүген безнең өчен чит ил селекциясе ябык.

“Шул сәбәпле, орлыкларны җитәрлек күләмдә ала алмавыбыз мөмкин, – ди хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Русия селекциясе бөртекле орлыклар белән тулысынча тәэмин итә, ә менә шикәр чөгендере орлыклары тулысынча диярлек чит илнеке кирәк. Безнең зонага Италия, Франция һәм Германия орлыклары гына туры килә. Русия селекциясенең безнең төбәкләр өчен яраклы орлыклары әлегә кирәкле күләмдә юк. Безнең зонага яраклы сортлар булдыру өчен ил галимнәренә 2-4 ел кирәк булачак. Шулай да быел шикәр чөгендере үсәчәк 50 мең гектарның 12-13 меңеңә үзебездә җитештерелгән орлыкларны чәчәчәкбез”.

Шулай ук безгә чит илләрнең 20 процент тирәсе кукуруз орлыгы һәм 15-20 процент көнбагыш орлыгы кирәк булачак. Квота буенча кыйммәтле яхшы гибридлар сатып алалабыз, диде Илшат Илдус улы.

Аның әйтүенчә, кул астында нәрсә бар – шуны чәчә торган вакытлар үткән. Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчесе чәчә башлаганчы ук көзен нәрсәне, ничек һәм күпме хакка сатачагы турында уйларга тиеш. Заманасы шундый.

“Аграрийларга маржиналь (керемгә) һәм экспортка юнәлтелгән культураларны сайларга киңәш итәбез. Мәсәлән, ясмык (чечевица). Бүген аның бәясе тоннасына 90 меңгә якын. Шулай ук борчак, соя чәчәргә була. Кузаклылар туфракны да сәламәтләндерә.

Майлы культураларны, шул исәптән рапсны, умартачылыкка зыян китермәс өчен, күп чәчә алмыйбыз. Көнбагышны 350-390 мең гектар чәчәргә планлаштырабыз. Әлегә аның бәясе күтәрелмәс дип исәп тотабыз, әмма ул – шактый уңайлы культура. Шикәрнең хакы һәрвакыт югары, шуңа чөгендер мәйданын арттырабыз.

Каты бодайның да бәясе яхшы. Әгәр арпа чәчәргә икән, сыра кайнатуда кулланыла торганы булсын. Базарда сорау булган, югары табышлы продукция җитештерергә кирәк”, – дип аңлатты аграр министр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: