Барлык яңалыклар
Икътисад
28 март , 18:42

Күргәзмә үтә

“Русия” күргәзмә-форумы кысаларында үткән Башкортстан стендын Алексей Лавров карады.

Күргәзмә үтә
Күргәзмә үтә

“Русия” күргәзмә-форумы кысаларында үткән Башкортстан стендын Алексей Лавров карады.

   Төбәк стендында БРның Финанс министрлыгының “Финанс галактикасы” дип аталган көннәре үтә. РФның финанс министры Алексей Лавров әзерлек дәрәҗәсен һәм чаралар үткәрүне югары бәяләде.

   “Бик тә креатив, кызыклы. Башкортстан Республикасы – безнең финанс системасы лидерларының берсе. Һәрвакыт бюджет реформаларының  һәм башка яңалыкларның башында бара. Финанс грамоталылыгы буенча шулай ук”,- диде Алексей Лавров.

   Ул шулай ук стендның барлык чараларында катнашты һәм Почетлы кунаклар китабында җылы сүзләр язып калдырды, уңышлар теләде.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: