Барлык яңалыклар
Икътисад
25 март , 14:21

Куйбышев тимер юлы - лидерлар рәтендә

Куйбышев тимер юлы - лидерлар рәтендә
Куйбышев тимер юлы - лидерлар рәтендә

2023 елда тимер юл буенча пассажирлар ташу күләме 21,6 процентка 5,33 млн кешегә кадәр арткан. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Куйбышев тимер юлы начальнигы урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр итте.

Пассажирларның күп өлеше - 4,39 млн кеше - шәһәр яны маршрутлары буенча, ә 940 мең кеше ерак сәяхәтләргә киткән. Гомумән, шәһәрдән ерак булмаган арада пассажирлар әйләнеше 236 млн пассажир-километрга җиткән. Бу соңгы ун елда төбәкнең максималь күрсәткече, ул 2022 дәрәҗәсеннән 22 процентка артып китә.

Дмитрий Новиков билгеләп үткәнчә, Куйбышев тимер юлы хезмәтләндергән илнең 10 төбәгеннән Башкортостан пассажирлар ташу өлкәсендә абсолют лидер булып тора. Күрсәткечләр үсеше республиканың тимер юл инфраструктурасы үсеше исәбенә дә барлыкка килгән.

2023 елда «Русия тимер юллары» компаниясе бу максатларга 6,6 млрд сум акча җибәргән. Мәсәлән, Уфа агломерациясе чикләрендә Тавтиманово - Дим маршрутында алты яңа шәһәр яны поезды, Олы Теләк - Дим маршрутында яңа "Ласточка" йөри башлый. Ә Уфадан Приютовога кадәр 1 меңнән артык пассажир сыйдырышлы 12 вагондан торган иң озын «Ласточка» линиягә чыкты.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: