Барлык яңалыклар
Икътисад
25 март , 14:44

"Безнең икмәк"нең сыйфаты яхшы

"Безнең икмәк"нең сыйфаты яхшы
"Безнең икмәк"нең сыйфаты яхшы

«Безнең икмәк» (ТОР «Бәләбәй») сыйфат буенча иң яхшы икмәк җитештергән өчен «Русиянең иң яхшы икмәге – 2024» Бөтенрусия конкурсының I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде, ул «Элеваторский» исемен йөртә. Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләгән.

2022 елда «Безнең икмәк» оешмасы үз товар билгесен теркәгән һәм франшизасын да эшләтеп җибәргән. Икмәк-булка эшләнмәләре җитештерү нигезендә компания гасырлар буе дәвам иткән традицияләргә тугры калып, икмәкне чүпрәдән җитештерә, шул ук вакытта предприятие чүпрәне үзе әзерли.

"Безнең икмәк" махсус хәрби операция зонасындагы яугирләргә дә ярдәм итә, гуманитар конвойлар формалаштыруда катнаша.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: