Барлык яңалыклар
Икътисад
13 март , 21:36

Җир, кайсы яклап карасаң да, керем бирә. Туйдыручы – ул!

Министрлык 2023 елга йомгак ясады.  

Җир, кайсы яклап карасаң да, керем бирә. Туйдыручы – ул!
Җир, кайсы яклап карасаң да, керем бирә. Туйдыручы – ул!

Министрлык 2023 елга йомгак ясады.

 

  • 2022 ел белән чагыштырганда, төбәкнең консолидацияләнгән бюджетына

керемнәр 2,2 миллиард сумга артты,– диде Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская ведомство коллегиясенең 2023 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәйтелгән утырышта. Республиканың консолидацияләнгән бюджетының керем өлешенең сизелерлек артуын министрлыкның узган елдагы төп уңышы дип атарга мөмкин. Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 15,7 миллиард сум салым булмаган керемнәр кертүне тәэмин итте.

– Билгеләп үтәм, керемнәрнең шактый күләмен – 4, 9 миллиард сум - без дәүләт хокукы чикләнмәгән җир кишәрлекләрен арендалаудан һәм сатудан керттек. 2021дән  2023 елга кадәр вакытта, ягъни чикләнмәгән җирләр белән идарә итү вәкаләтләре тапшырылганнан бирле, Башкортстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 13 миллиард сумга якын акча кергән, диде министр.

- Аерым рәвештә төп социаль йөкләмәләребезнең берсенә – ташламалы категория гражданнарга җир кишәрлекләрен бушлай бирүгә тукталам. Җир участогы алу максатларында 96 меңнән артык граждан исәпкә куелган, 2024 елның 1 гыйнварына аларның 76 проценты, ә бу 72,7 мең граждан, инде тәэмин ителгән. Җир массивларын актив формалаштыру, кадастр эшләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2023 елда чиратны 16 процентка, яки 3 824 гражданга киметергә мөмкин булды, – диде Наталья Полянская.

 

Фото: triptonkosti.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: