Икътисад
11 март 2024, 07:28

Чәчүгә кайчан төшәбез?

Якынча фаразларга караганда, быел Башкортстанның кайсыбер районнары кыр эшләренә 10 апрельдән соң тотыначак.

Чәчүгә кайчан төшәбез?Чәчүгә кайчан төшәбез?
Чәчүгә кайчан төшәбез?

Якынча фаразларга караганда, быел Башкортстанның кайсыбер районнары кыр эшләренә 10 апрельдән соң тотыначак.

   Язгы чәчүне быел 2 миллион гектардан артык мәйданда үткәрү көтелә. Гомум бөртекле ашлык мәйданы 1,74 миллион гектар тәшкил итәчәк.

   Узган көздә яхшы һава торышы республика игенчеләренә 390 гектардан артык мәйданда уҗым ашлыгы чәчеп калдырырга мөмкинлек бирде. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 31 процентка күбрәк. Чәчелгән уҗымның 95,5 проценты кышны яхшы һәм кәнәгатьләнерлек чыккан, дип бәя бирә бүген белгечләр. Чәчкән вакытта уҗым культураларының чыдам һәм талымсыз булуына күбрәк игътибар ителә. Чөнки соңгы елларда һава торышы коры торуы белән аерылып тора.

Фото: svetich.info

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас