Төбәкнең сайлау штабында ышанычлы кеше Данияр Абдрахманов Уфаның яшь һәм күп балалы гаиләләре белән очрашты.
Русия Федерациясе Президентлыгына кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешесе Данияр Абдрахманов, очрашуны ачып, әле 2022 елда ук ил Президентының Русия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен үстерү һәм саклау өчен дәүләт сәясәте нигезләре турындагы указга кул куюы хакында әйтеп үтте.
“Бу документта гаиләнең җәмгыятебезнең нигезе һәм аның кыйммәте булуы хакында әйтелә. Русия һәрвакыт үзенең гаиләгә, күп бала тудырып үстерүгә мөнәсәбәте белән аерылып торды. Безнең ил өчен гаилә – ул дәүләтнең һәм җәмгыятьнең нигезе генә булып калмый, ул шулай ук рухи бер күренеш тә”, - дип билгеләде Данияр Абдрахманов.
Ул шулай ук бүгенге көндә илебездә икътисадның, социаль өлкәнең, мәдәниятнең үсеше, безнең рухи-әхлакый кыйммәтләребезне саклау өчен күп нәрсәләр эшләнүе хакында әйтте. Балалар үстерүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән төрле социаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Бүгенге көндә ана капиталы белән 8,2 миллион гаилә файдаланырга өлгергән, алар аның ярдәмендә ташламалы ипотекалар да, бердәм пособиеләр дә ала.
Күп балалы гаиләләр турында сөйләгәндә шуны да әйтеп үтәсе килә: 2022 елдан башлап Русиядә “Герой-ана” исеме яңадан тергезелде. Ул 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән аналарга тапшырыла. Мактаулы исем белән бергә бүләкләнүче әниләр бер миллион сумга кадәр түләү ала. Күп балалы гаиләләр өчен илебездә башка төрле бик күп ярдәм төрләре каралган.
Данияр Абдрахманов әйтүенчә, 2019-2023 елларда Башкортстанда бик күп мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелгән. Соңгы 5 елда республикада 44 мәктәп, 65 балалар бакчасы сафка кертелгән.
“Болар барсы да ил җитәкчелегенең гаиләгә игътибары турында сөйли һәм гаиләне кайгырту киләчәктә дә уңышлы дәвам итәчәк”,-диде Данияр Абдрахманов.