Быел пенсиягә 1961 елгы ир-атлар һәм 1966 елгы хатын-кызлар чыга.
2024 елда пенсия билгеләр өчен таләп ителгән минималь стаж - 15 ел. Әгәр сезнең минималь стажыгыз җитмәсә, аны сатып алырга була, дип аңлаталар Русия Социаль фондының төбәк бүлекчәсендә.
Моны эшләмәүче һәм үзмәшгульләр эшли ала. Моның өчен мәҗбүри пенсия страховкасы буенча ирекле хокукый мөнәсәбәтләренә керү турында гариза язарга һәм еллык взнослар кертергә кирәк. Бер страховка елының хакы МРОТ*22%*12 формуласы буенча исәпләнә. 2024 елда Русиядә МРОТ 19 242 сум тәшкил итә. 1 еллык стаж сатып алу хакы 50 798.88 сум тора. 1 еллык стаж сатып алган очракта сезгә 1.017 шәхси пенсия коэффициенты (ИПК) өстәлә.
2024 елда иң күп дигәндә 8.292 ИПК, ягъни 7 ел ярым стаж сатып алырга мөмкин.