Икътисад
29 февраль 2024, 14:56

Киләчәктә күп балалы гаиләләр артачак

Киләчәктә күп балалы гаиләләр артачакКиләчәктә күп балалы гаиләләр артачак
Киләчәктә күп балалы гаиләләр артачак

Бүген Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары илдә балалар тууын арттырып кына калмый,ә тулы хокуклы «җәмгыять ячейкалары»н булдырырга да ярдәм итәчәк, диде ул.

Социология фәннәре кандидаты, УДНТУның төбәк икътисады һәм идарә кафедрасы доценты Елена Шевалдина бу сүзләргә карата үз фикерен белдерде. "Ана капиталы һәм гаилә ипотекасы программаларын озайту, балаларга салым ташламалары суммасын арттыру, яңа „Гаилә“ илкүләм проекты — болар барысы да кешеләргә икенче, өченче, дүртенче бала туу турында уйланырга зур стимул бирәчәк. Бүгенге көндә "гражданский брак" кебек килешү никахлары проблемасы бар, бигрәк тә яшьләр арасында, шуңа күрә әлеге чаралар гаилә институтын ныгытырга, җәмгыятьнең тулы хокуклы ячейкасын формалаштыруга ярдәм итәчәк. Бу яшьләргә гаилә ышанычлы булуын күрсәтә. Димәк, киләчәккә ышаныч артачак", - дип саный эксперт.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас