1 марттан Үзәк банк ипотека кредитлары буенча хәвеф коэффициентларына өстәмәләрне арттырачак. Бу бурыч йөкләнеше югары булган заемчыларга кагылачак: Русия банкында мондый чара русиялеләрнең кредитлау хәвефләрен чикләргә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар.
***
Ябылган банклардан вклад акчаларын онлайн алып булачак
9 марттан гражданнар акча саклаган банктан лицензияне кире алган очракта компенсацияне онлайн алып булачак: вкладларны страховкалау агентлыгы (АСВ) сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында. Традицион ысул гамәлдә калачак: акчаны агент-банкта кайтарырга мөмкин булачак, моның өчен паспорт күрсәтергә кирәк булачак. Компенсация суммасы үзгәрмәячәк һәм бер кешегә 1,4 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Чыганак: gorobzor.ru