Ташламалы ипотеканы алуда кереме аз булган кешеләргә бу көннәрдә үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче "Жилстройсбережения» республика программасы ярдәм итә ала.
10 ел вакыт эчендә республикада 9000 кеше бу программада катнашырга өлгергән. Анда бюджетта эшләүчеләр дә, банк хезмәткәрләре дә катнаша ала икән. Моның өчен ташламалы фатирга ия булырга теләүчеләргә "Уралсиб" банкына даими акча салып торырга гына кирәк. Аннан шуңа дәүләттән ссуда да кушылып, акчалар туплана һәм, нәтиҗәдә, түбәнрәк процентлы ипотека алу мөмкинлеге барлыкка килә.
Болар хакында "Башинформ"да республиканың финанс министры Лира Игтисамова, БР төзелеш министры урынбасары Егор Родин, Финанс тикшеренүләр Үзәге директоры Евгений Декатов һәм Уралсиб банкыннан Марат Мамлеев сөйләде.
“Бу перспективалы программа хакында халык әлегә бик аз белә, шуңа да күпләр булган мөмкинлекләрдән файдалана алмыйлар”,- дигән фикерләр яңгырады матбугат конференциясе вакытында. Республикада яшәүче һәм 18 яше тулган һәр кеше әлеге программада катнаша ала.
Рәүф Идрисов.