2024 елда торакка капиталь ремонт ясау максатына Башкортстан казнасыннан 34 процентка күбрәк акча бүленәчәк.
2024 елда республика казнасыннан күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен 702 миллион сум акча бүленгән. Бу, үткән ел белән чагыштырганда, 34 процентка күбрәк, дип хәбәр итте Башкортстан хөкүмәтенең оператив киңәшмәсе вакытында БРның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова.
272 миллион сум акча эшләү срогы чыккан лифтларны алыштыруга җибәрелгән. Быел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча аз катлы күп фатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау максатына акча 430 миллион сумга кадәр арттырылган.
Фото: Башинформ.