Башкортстанның “Мобитрак” предприятиесе хуҗасы “Безнекеләрне бел!” Русия брендлары бөтенрусия конкурсында Мәскәү өлкәсеннән финалга чыккан. Чара кысаларында Ренат Хәбиров Владимир Путинга үзенең бизнесын тәкъдим иткән.
Моңа кадәр, 2023 елның көзендә, республика премьер-министры Андрей Назаров ризык әзерләү, саклау һәм аны сату өчен фургоннар җитештерүче белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган булган.
Компания башлангыч этапта сәүдә һәм туризм өчен 100 берәмлеккә кадәр мобиль корылма җитештереп чыгаруны җайга салачак, дип планлаштырыла.
Чыганак: bashinform.ru