Икътисад
19 февраль 2024, 13:39

Сәүдә әйләнеше үсә

   Башкортстан һәм Казахстан арасында сәүдә әйләнеше 4,2 процентка арткан.

Сәүдә әйләнеше үсәСәүдә әйләнеше үсә
Сәүдә әйләнеше үсә

   Башкортстан һәм Казахстан арасында сәүдә әйләнеше 4,2 процентка арткан.

   “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстан һәм Казахстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2023 ел нәтиҗәләре буенча, 2022 ел белән чагыштырганда, 4,2 процентка арткан. Шул ук вакытта экспорт күрсәткече 7,2 процентка үскән.

   Башкортстан һәм Казахстанны көчле һәм күп яклы хезмәттәшлек бәйли. Без икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, мәдәният өлкәсендә уңышлы аралашабыз. Республикалар арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында агымдагы елның гыйнвар аенда Башкортстаннан Казахстанга  республика башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелеге астында рәсми һәм эшлекле делегеция барды. Очрашулар вакытында күпсанлы файдалы килешүләр төзелде.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас