Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Минск автомобиль заводында булды.
Андрей Назаров заводта булып, аның генераль директоры вазифасын башкаручы – җитештерү буенча директоры Сергей Евтуховский белән очрашты.
Очрашу вакытында Минск автомобиль заводының Башкортстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелде. Кабмин башлыгы әйтүенчә, МАЗ – республиканың күптәнге партнеры, анда товарның сыйфатын югары бәялиләр һәм предприятие җитештергән техниканың ышанычлы булуын яхшы беләләр.
Башкортстан делегациясе Белоруссиядә 11 февральгә кадәр булачак. Очрашулар ике як өчен дә яхшы нәтиҗәләр бирер дип ышанабыз.