Икътисад
20 гыйнвар 2024, 13:10

Югары сыйфатлы продукция - үзебез очен

Дүртөйле районына эш сәфәре вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Ленин" токым заводы авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды.

glavarb.ru Югары сыйфатлы продукция -  узебез оченglavarb.ru Югары сыйфатлы продукция -  узебез очен
Югары сыйфатлы продукция - узебез оченФото:glavarb.ru

20 гыйнварда Дүртөйле районына эш сәфәре вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Ленин" токым заводы авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Биредә 1 000 сыерга исәпләнгән сөт-товар фермасын модернизацияләү буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июлендә әлеге инициативаны Республика «Инвест сәгатендә» Радий Хәбиров хуплаган иде. Проект кысаларында аграрийлар яңа бозаулар, 300 урынга исәпләнгән сыер абзары, саву залы һәм сөт блогы төзегәннәр. Инвестицияләрнең гомуми күләме 223 млн сумнан артып китә. Проектны гамәлгә ашыру сөт җитештерү күләмен өчтән бер өлешкә арттырырга мөмкинлек бирде. Продукцияне республика кулланучыларына, шул исәптән төбәкнең социаль учреждениеләренә дә җибәрәләр. Токым заводының генераль директоры Альберт Дәүләтбаев предприятиедә барлыгы 110 кеше – җирле халык эшли дип сөйләде. Уртача хезмәт хакы 52 мең сум тәшкил итә. Башкортстан башлыгы төбәкнең агросәнәгать комплексының динамик үсешен билгеләп үтте, шул исәптән инвесторларның актив эше хисабына. - Күптән түгел без авыл хуҗалыгының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча аналитика төзедек. Идел буе федераль округы агропроектларына керткән барлык инвестицияләрнең дүрттән бер өлеше нәкъ менә безнең республикага юнәлтелә, - диде Радий Хәбиров. - Күрәбез, тармак алга бара, бигрәк тә сөт-товар җитештерүдә. Зур фермалар алдынгы технологияләр кертәләр, автоматлаштырылган комплекслар эшләтеп җибәрәләр, ветеринария таләпләрен үтиләр һәм нәтиҗәдә югары сыйфатлы продукцияне тәэмин итәләр. Бу, әлбәттә, безнең эшлекле эшмәкәрләребез, хуҗалык җитәкчеләребезнең казанышы. Социаль челтәрләрдә үз постында төбәк җитәкчесе, киләчәккә бурычларның берсе – Дүртөйле сөт комбинатын эшләтеп җибәрү, дип билгеләп үтте. Бу мәсьәлә буенча инде сөйләшүләр алып барыла.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас