Икътисад
12 гыйнвар 2024, 08:46

Казахстан белән товар әйләнеше 3,1 процентка арткан

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Узган елның гыйнвар-ноябрь айларында Башкортстанның Казахстан белән үзара товар әйләнеше 3,1% процентка арткан, дип хәбәр иттеләр республика Хөкүмәтендә. Моннан тыш, экспорт күрсәткече 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,1% процентка арткан. Бу күрсәткечләргә төбәктән Казахстанга азык-төлек товарлары һәм чимал, минераль һәм машина төзелеше продукциясе китерүне арттыру нәтиҗәсендә ирешелгән.

«2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Казахстан 10,95% өлеш белән Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча 3 нче урында тора, ә төбәктән экспортланган продукция күләменә Казахстан белән Бөтендөнья сәүдә оешмасының 80% тан артыгы туры килде. Без республикаларның үзара файдалы хезмәттәшлеген үстерергә һәм бизнес-миссия барышында нәтиҗәле эшләргә ниятлибез. Республиканың рәсми һәм эшлекле делегациясенең Казахстанга эш сәфәре 24-25 гыйнварда булачак. Экспортка юнәлдерелгән төбәк эшкуарлары өчен бу яңа эшлекле элемтәләр булдыру мөмкинлеге», — дип аңлатма бирде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас