Икътисад
11 гыйнвар 2024, 09:20

Газсыз – дөнья сансыз!

   2027 елга кадәр Башкортстанда 181нче халыклар яшәгән пунктка газ илтеп җиткерүне планлаштыралар. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

Газсыз – дөнья сансыз!Газсыз – дөнья сансыз!
Газсыз – дөнья сансыз!

2027 елга кадәр Башкортстанда 181нче халыклар яшәгән пунктка газ илтеп җиткерүне планлаштыралар. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

   Аның әйтүенчә, төп максатларның берсе – социаль объектларны, шулай ук музей комплексы “Шүлгәнташ”ны газга тоташтыру.

   “Башкортстанда газга тоташтыру дәрәҗәсе югары, ләкин халыкта сораулар күп әле. Мин республика буйлап күп йөрим һәм халык еш кына газ үткәрүне үтенә. Безнең “Газпром” белән 2027 елга кадәр исәпләнгән программа бар. Шуның буенча, 2021 елдан алып, без 5 поселокара газүткәргечләр төзедек, Мишкә, Күгәрчен, Белокатай һәм Мәчетле районнарында 10 авылга газ керттек. 38 мең йортны, газ кертеп бетерү программасына ярашлы, газга тоташтырдык”,- дип язды Радий Хәбиров.

 Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас