Йомыркага дистәсе өчен 110-125 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән бәяләр гадел һәм адекват, ди Росптицесоюзның генераль директоры Галина Бобылёва. Җитәкче сүзләренчә, чит илдән йомырка кайтара башласалар да, русиялеләргә бу төр ризыкка хаклар төшүен көтәргә кирәкми.
Бобылёва йомырка җитештерүчеләр билгеләгән бәя 95-106 сум тәшкил итә, ди. Калганы – кибет челтәрләре чыгымнары һәм сәүдә өстәмәсе. Импорт йомыркаларына килгәндә, бүгенге көнгә аның билгеләнгән күләмнәре Русиядә җитештерү масштабында бик аз. Моннан тыш, Төркиядә һәм Әзербайҗанда (йомырканың тәүге партияләрен шул илләрдән китерә башладылар) сатып алу бәяләре шундый ук яисә югарырак та.
Росптицесоюзда элек тә үзебездә ел саен 45 млрд данә йомырка җитештереп, Русиягә китерергә планлаштырылган 1,2 млрд данә йомырка гына хаклар формалашуына йогынты ясамаячак, дигәннәр иде.
Ә бит Авыл хуҗалыгы министрлыгында Яңа елдан соң хаклар төшәчәк, дип фаразладылар. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Патрушев русиялеләрне хәтта ышандырды да. Хаклар күтәрелүнең төп сәбәбе – тавык итенә һәм йомыркага сорауның артуы, дигән иде министр. “Шуңа күрә җитештерүне арттырсак та, үскән ихтыяҗны без алдагы елда гына куып баса алачакбыз. Әмма без моны мотлак рәвештә эшләячәкбез”, – дигән иде Патрушев.
Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина исә шулай ук бәяләр артуын йомыркага булган зур сорау белән бәйли. “Югары инфляцияне нинди дә булса товарлар төре белән бәйлисе килә дә бит, әмма анда, кызганычка каршы, гомум сәбәпләр бар. Безнең очракта бу иң элек ихтыяҗның югары үсеше тәкъдим итү мөмкинлегеннән алда баруы”, – дип аңлатты ул.
Шулай, җәмәгать. Былтыр әле сортына карап, 60-80 сумга бер дистә йомрка сатып алып була иде. Хәзер инде күреп торасыз, бәяләр 100 сумнан артты, хәтта 150 сумга да җитте...
Чыганак: lenta.ru