2024 1 гыйнварыннан банклар һәм микрофинанс оешмалары түләүләргә керемнең 50 проценттан артыгы киткән очракта бурычларны һәм штраф санкцияләрен хезмәтләндерүдә кыенлыклар туу ихтималы хакында гражданнарны язма рәвештә кисәтергә тиеш. Бу заемщикларга төптән уйлап карарлар кабул итәргә ярдәм күрсәтү өчен эшләнә, дип хәбәр итәләр Русия Банкының матбугат хезмәтендә. Кредиторлар 10 мең сум күләмдәге займга да бурыч нагрузкасы күрсәткечен (показатель долговой нагрузки - ПДН) исәпләргә мәҗбүр. Кредит картасында лимитны арттыру яисә аны куллану килешүен озайткан очракта да шулай эшләнергә тиеш. ПДНны (показатель долговой нагрузки) исәпләү гамәлдәге кредит яисә займ буенча айлык түләүнең артуы очрагында да, шулай ук рефинанслау алган заемщик элек булган бурычын түләмәгән очракта да.