Яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күпмегә артыр?
Республика хакимияте җан башына яшәү минимумы күләмен 13 753 сум, эшкә яраклы халык өчен — 14 991 сум, пенсионерлар өчен — 12 530 сум, балалар өчен — 13 340 сум күләмендә билгели.
2023 елның 27 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин күп кенә русиялеләрнең тормышында чагылыш табачак берничә законга кул куйды. Документлар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Федераль закон нигезендә, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы (МРОТ) 18,5 процентка арта һәм 19 242 сум тәшкил итә. Бу – Русия күрсәткече, ә республика традицион рәвештә Урал коэффициенты хисабына 15 процентка югарырак булачак һәм 22 128,3 тәшкил итәчәк.
- Минималь хезмәт хакын арттыру эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләре өчен иминият суммаларын да арттыра (бу хезмәткәрнең булачак пенсиясен гарантияләү һәм аны төрле иминият очракларыннан саклау), бюджетның салым өлешен арттыра, һәм, әлбәттә, гражданнарның үз керемнәрен арттыруга ярдәм итә. Чөнки дәүләт хакимияте органнарының төп бурычы – халыкның керемнәрен реаль арттыру, илдә фәкыйрьлекне һәм тигезсезлекне киметү, — дип шәрехләде республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
ФОТО:сайт Главы Республики Башкортостан.