Икътисад
25 декабрь 2023, 06:31

Янә күкәйгә хаклар турында...

Министр аңа хаклар төшәчәк, диде. Тик кайчан?

Русиядә йомырка бәяләре яңа елдан соң төшәчәк. Бу хакта Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев "Комсомольская правда"га биргән интервьюсында раслады. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, кыйммәтләнүнең төп сәбәбе – тавык ите һәм йомыркага ихтыяҗның шактый артуында. "Шуңа күрә, җитештерү артуга карамастан, без киләсе елда гына арткан ихтыяҗларга ирешә алачакбыз. Ләкин без моны һичшиксез эшләячәкбез", – дип вәгъдә итте ул. Тавык итенә килгәндә, ул инде арзаная башлады, дип өстәде Патрушев.

Декабрьдә Икътисади үсеш министрлыгы 2024 елның 1 гыйнварыннан 20 июньгә кадәр тавык йомыркасына кертү пошлинасын нульгә төшерүне хуплады. Хәзер аның күләме 15 процент тәшкил итә. 14 декабрьдә, йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия барышында, Владимир Путин русиялеләргә тавык йомыркасына бәяләрнең кискен артуы өчен гафу үтенде. Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә гражданнар өчен йомырка — аксымның төп чыганагы. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас