Икътисад
19 декабрь 2023, 07:48

Аграрийлар әлеге ташлама белән файдалана

Шуңа ул тагын өч елга озайтыла. 

mcx.pnzreg.rumcx.pnzreg.ru
mcx.pnzreg.ru

Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Анда ул, аграрийларга ярдәм чараларына тукталып, авыл хуҗалыгына бердәм салымның нуль ставкасын тагын өч елга озайтырга тәкъдим итте.

“Без аның реаль ярдәм итүен күрәбез. Узган ел 500дән артык авыл хуҗалыгы һәм фермер хуҗалыклары әлеге ташлама белән файдаланды. Аграрийлар 165 миллион сумнан артык акчаны экономияли алды. Бу акчаларны алар ягулык-майлау материаллары һәм техника сатып алуга тотынды.

Икенчесе  – алдагы елдан авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен, шул исәптән милли колоритлы фермер продукцияләре брендларын таныту өчен “доходогенерирующий” проектларны гамәлгә ашыру программасын тергезәбез.

Өченчесе – “Башкирская” кошчылык фабрикасында барлык кошларны юкка чыгаруга сәбәпче булган хәлне исәпкә алып, 2030 елга кадәр кошчылыкны үстерү өчен республика программасын эшләргә кирәк”, – диде Радий Фәрит улы.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас