

Иртәгә, 19 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Башкортстан Корылтаена еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
Төбәк Башлыгы Башкортстан парламентарийлары һәм республиканың җитәкчелек командасы өчен 2024 елга бурычлар һәм урта срокка перспективалар билгелиячәк.
Туры трансляцияне БСТ, “Башкортстан 24”, “Вся Уфа” телеканалларында, Дәүләт Җыелышы – Башкортстан Корылтаеның рәсми сайтында һәм Радий Хәбировның “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге битләрендә карый алачаксыз.
Фото: glavarb.ru